news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда урман торгызу күләмен киселә торган урманнар күләменә тигезләү планлаштырыла

Россия субъектларының урманнар белән идарә итү органнарының эшчәнлеген бәяләүдә урманнарның күләме төп критерий булырга тиеш, дип карар ителде.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). 2016 ел Россиядә "Урман торгызу елы" буларак игълан ителгән иде һәм урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелде. Россия Федерациясе территориясендә 2016 елда гомуми 781,1 мең гектар җирдә, шул исәптән арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә – 636 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, бу планның 102,2 процентын тәшкил итә. Боларга өстәп, 178,4 мең гектарда ясалма урман торгызу, 17,3 мең гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды, дип хәбәр итә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына сылтама белән.

Узган елда урман торгызу буенча иң күп эшләр Иркутск өлкәсендә – 121 мең гектар мәйданда, Архангельск өлкәсендә – 62,7 мең гектарда, Хабаровск краенда – 51,7 мең гектарда, Вологодск өлкәсендә – 50,3 мең гектарда, Красноярск краенда – 46,8 мең гектарда, Коми Республикасында – 33,8 мең гектарда, Пермь краенда – 31,9 мең гектарда, Киров өлкәсендә – 29,8 мең гектарда,  Бурятия Республикасында – 27,1 мең гектарда, Амур өлкәсендә 22,6 мең гектарда башкарылган.

Липецк өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Сахалин өлкәсе, Тверь өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Карелия Республикасы урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәүче иң яхшы ун субъект исемлегендә.

Урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәмәгән субъектлар унлыгында: Приморье крае – план 56,7 процентка үтәлгән, Саха Республикасы (Якутия) – 59,3 процентк, Мурманск өлкәсе – 61,3 процент, Свердловск өлкәсе – 63,4 процент, Калмыкия – 65,3 процент, Байкал арты крае – 69,6 процент, Рязань өлкәсе – 78,6 процент, Курган өлкәсе – 81 процент, Төмән өлкәсе – 87,4 процент һәм Алтай Республикасы – 89,0 процент.

Урман торгызу буенча билгеләнгән планны тулы күләмдә үтәмәүгә китергән төп сәбәпләрнең берсе урман торгызу эшләре күләменең урман әзерләү эшләре күләмнәреннән калышуы, бу, барыннан да элек, урта һәм кече урман әзерләү компанияләре хисабыннан. Алардагы техника белән бары тик яхшы торучы кышкы һава торышы шартларында, каткан грунтта гына агач кисү эшләрен башкарырга мөмкин, ә язгы-җәйге чорда бу җирләрдә алар урман торгызу эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйлар. Шул ук вакытта ел саен аренда җирләренең 35 процентында урман җитештерү технологиясен бозу очраклары теркәлә.

"Урманнарны җитештерү елы" булган 2016 елга каралган чаралар планында күздә тотылучы урман торгызу эшләре Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан тулы күләмдә башкарылган, шул исәптән "Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе һәм "Яшә, урман!" көзге акциясе үткәрелгән. "Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе кысаларында 18 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән урман фондының 9,4 мең гектарында агач, 3,5 миллион кеше ярдәмендә 51 миллион үсенте утыртылган. "Яшә, урман!" көзге акциясе кысаларында 6 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән 1,5 мең гектар урман фонды җирендә һәм башка категориягә караучы 4,5 мең гектарда (парклар, скверлар, истәлекле утыртмалар һәм аллеялар) агач утыртылган, 1 миллион тирәсе кеше ярдәмендә 25 миллион яшь агачка яңа гомер бирелгән. Иң массакүләм чаралар Белгород өлкәсендә (179 мең кеше), Мәскәү өлкәсендә (174 мең кеше), Кемерово өлкәсендә (100 мең кеше) башкарылган.

Россиядә урман торгызуда иң төп проблема урманнарны торгызу эшләренең тиешле күләмдә һәм сыйфатта башкарылмавына бәйле. 2014-2016 елларда Россиянең урман сәнәгате секторы үзагач әзерләү күләмнәрен тотрыклы үстергән, шул ук вакытта урманнарны җитештерү динамикасы үзагач әзерләү динамикасына туры килми. Ел саен Россиядә 1 миллион гектар җирдә тоташ кисүләр башкарыла, аның 80 проценты – арендага тапшырылган урман кишәрлекләре.

"Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан урман торгызу эшләренең урманнарны киметү минимумына тигезләшергә тиешле булуы турында карар кабул ителде. Киселә  торган урманнарны элек агач белән капланмаган тигез җирләрдә урман утырту бәрабәренә компенсацияләүне күздә тотучы "гектар өчен гектар" формуласы урман тармагында катнашучыларның барысы өчен дә төп таләпләрнең берсенә әверелергә тиеш. Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнарының һәм профильле федераль урман хуҗалыгы учреждениеләренең эшчәнлеген бәяләүдә урманлылык төп критерий булырга тиеш, дип карар ителде. Алар эшенең төп нәтиҗәсе булып Россия территориясендәге урманлы җирләрне арттыру күрсәткече торырга тиеш. Инде 2017 елга урман торгызу күләмнәрен 1 миллион гектарга кадәр арттыру – ягъни киселә торган урманнар күләменә тигезләү планлаштырыла", – ди бу хакта Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100