news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда татарстанлылар "Халык контроле"нә 9 процентка ешрак мөрәҗәгать иткән

Системаның беренче кварталы эшчәнлегенә кичә Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында йомгак ясадылар.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда яшәүчеләр республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Системаның беренче кварталы эшчәнлегенә кичә Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында йомгак ясадылар.

Идарәара комиссиянең төп модераторы булып Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, “Халык контроле” системасын функцияләштерү буенча идарәара комиссия рәисе Сәрия Сабурская тора. Ул татарстанлыларның системага мөрәҗәгать итүләрен, узган ел белән чагыштырганда, 2017 елның 1 кварталында 9 процентка артуын хәбәр итте.

Сабурская сүзләре буенча, “Планлаштырылган” статуслы белдерүләргә аеруча игътибар итәргә кирәк. Модератор хезмәттәшләренә системада мөрәҗәгатьләрне башкару өчен, реаль вакыт билгеләргә , башкарган эшләр буенча шәрехләрне вакытында куеп барырга киңәш итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot