news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Татарстанда урман янгынын иң яхшы сүндерүче — Саба урман хуҗалыгы вәкиле

47 яшьлек Рәис Шәкүров осталык бәйгесендә иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, сентябрьдә Россиякүләм бәйгедә катнашачак.

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда бүген 2017 елда урманнарда иң яхшы янгын сүндерүчене ачыкладылар. Бөтенроссия конкурсының республика этабында Саба урман хуҗалыгы урманчылык остасы 47 яшьлек Рәис Шәкүров җиңүче дип табылды.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанның Лениногорск районында “2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче” республика бәйгесе үтте. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан яшьләре 21дән узган, урманчы булып ике елдан да ким эшләмәгән 40 хезмәткәр катнашты.

Рәис Шәкүров каршылык полосасын 2 минут 14 секундта үтеп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Хәзер Саба урман хуҗалыгы остасы Мәскәү өлкәсендә сентябрь аенда узачак “2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче” бөтенроссия осталык бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк.

“Россия этабына тагын да ныклап әзерләнәчәкмен”, - дип сөйләде җиңүче.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot