news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара.

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә ремонт эшләре бара. Моннан тыш, әлеге объектлар төрле кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителде.
 
Программа 2017-2018 елларда тормышка ашырыла. Бу эшләргә барлыгы 7,5 миллиард сум акча тотылачак. Аның нәтиҗәләре буенча, республиканың 195 объектында капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot