news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда суд приставлары 99 мең кешене чит илгә чыгармаган

Бу 2016 елга караганда 10 меңгә күбрәк.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2017 елда Татарстанда 99 меңнән артык кеше чит илгә чыга алмаган. Бу 2016 елга караганда 10 меңгә күбрәк. Бүген республиканың баш суд приставы вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.

«2017 елда консолидацияләнгән бюджетка 4 миллиард сум акча күчерелде. 2016 ел белән чагыштырганда, аның күләме 400 мең сумга артты. Татарстан бюджетына 2,5 миллиард сум күчерелде. Бу 2016 елга караганда, 220 миллион сумга күбрәк», - диде Безуевский.

Бурычлылардан 158 миллион сум түләттерелгән. Шуның 89 миллионы – административ штрафлар, 53 миллионы – алимент түләүләре. Законны бозып, кемгәдер мораль яки матди зыян китергән татарстанлылардан 15 миллион сум акча түләттерелгән.

Моннан тыш, бурычлы гражданнарның хокукларын да чикләгәннәр – чит илгә чыгарга рөхсәт бирмәгәннәр, машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Мисал өчен, 2017 елда 99 меңнән артык кеше чит илгә чыга алмаган. Бу 2016 елга караганда, 10 меңгә күбрәк. Шуның нәтиҗәсендә 3,2 миллиард сум әҗәт кайтарылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100