news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” проектына 3,7 миллиард сум бүленде

Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 61 урында быел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). 2017 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” федераль проектын тормышка ашыруга 3,7 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 61 урында быел юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды.
 
 
Барлыгы 180 чакрымнан артык юл төзекләндерелде, 175 урамда эшләр башкарылды.
 
Киләсе елда федераль проектны тормышка ашыруга тагын 3 миллиард сум акча бүленәчәк. Эшләр юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 21 урында уздырылачак.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100