news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалаучы тагын ике үзәк ачылачак

Аларның берсе – Лениногорск үзәк район хастаханәсендә, ә икенчесе Казанда сугыш ветераннары госпитале базасында эшли башлаячак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Озакламый Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалаучы тагын ике үзәк ачылачак. Бу хакта бүген Казанда инсультны дәвалау мәсьәләләренә багышланган конференциядә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.

Министр сүзләренчә, яңа ел башлангач та Лениногорск үзәк район хастаханәсе базасында кан тамырлары үзәге ачылачак. “Ул республиканың көньяк-көнчыгышында дүртенче шундый үзәк булачак. Хәзерге вакытта Әлмәттә – ике, Бөгелмәдә шундый бер үзәк эшләп килә”, – дип аңлатты Гадел Вафин.

Министр шулай ук Казанда да кан тамырларын дәвалаучы үзәкләр артачагын искәртте. «Без килә елның беренче яртысында Казанда сугыш ветераннары госпитале базасында кан тамырлары үзәге ачарга җыенабыз», – дип белдерде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалау белән 17 үзәк шөгыльләнә. Һәр елны аларда баш мие кан әйләнеше авыруларыннан интегүче 14 мең кеше дәвалана. Пациентларны Татарстанның кан тамырлары үзәкләрендә инсульттан дәвалауда нәкъ Европадагы кебек тромболит препаратлар кулланыла. Аларның нәтиҗәлелеге бернинди шик тудырмый, дип ышандырды ТР сәламәтлек саклау министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100