news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү чараларына 1 миллиард сум акча бирелгән

Узган елда ТР Социаль иминият фондына 31 мең кешедән техник тернәкләндерү чаралары сорап язган 78 мең заявка кергән.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2017 елда Татарстан инвалидлары техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләренә 1 миллиард сум акча алган. Бу – 2016 елга караганда 100 миллион сумга диярлек артыграк, дип хәбәр итте ТР Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин фондның йомгаклау коллегиясендә.

Әйтик, узган елда ТР Социаль иминият фонды 31 мең кешедән техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында 78 мең заявка алган. Аларның 92 проценты канәгатьләндерелгән.

Гражданнар шулай ук мөстәкыйль рәвештә юнәткән техник тернәкләндерү чаралары өчен компенсация алырга хокуклы. Хисап елында ташламалардан файдаланучы гражданнарга 137 миллион сум күләмендә компенсация түләнгән.

«Инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедия эшләнмәләре һ.б. махсус чаралар белән өзлексез тәэмин итү, тәҗрибә күрсәткәнчә, хәл ителерлек мәсьәлә», - дип белдерде утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100