Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2017 елда Татарстанда авиабилетлар 28 процентка арзанайган
Республикада авиабилетлар сату күләме 25 процентка арткан.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда авиабилетлар 28 процентка арзанайган. Бу – Россия өчен рекордлы күрсәткеч. Сәяхәтчеләр өчен Biletix Россия интернет-сервисы тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый.
2017 елда Казаннан очу һәм кире кайту билетының уртача чегы 6 мең 867 сум тәшкил иткән. Бу – 2016 елдагыга караганда 28 процентка (9 мең 551 сум) кимрәк.
Сервис мәгълүматлары буенча, төбәктә авиабилетлар сату күләме, 2016 ел белән чагыштырганда, 25 процентка арткан.
2017 елда тикшерелгән Россия төбәкләренең яртысыннан артыгында кешеләр 2016 елдагыга караганда ешрак сәяхәт итә башлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз