news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда 30 гаилә өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне тәрбиягә алачак

Хәзер Татарстан Хөкүмәте раслаган таләпләр нигезендә, өлкәннәрне алырга теләүче гаиләләр сайлана.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). 2017 елда Татарстанда өлкәннәрне үзләренә алучы 30 гаилә барлыкка киләчәк. Хәзер төбәктә “Өлкән кешене кабул итүче гаилә” проектының беренче этабын тормышка ашыру башланды, дип сөйләде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

“Хәзер үзләрен карый алучы өлкәннәрне тәрбиягә кабул итәргә теләүче гаиләләр сайлана. Алар шулай ук Татарстан Хөкүмәте раслаган таләпләр нигезендә тикшерелә. Әлеге юнәлеш безнең социаль хезмәт күрсәтүдә өстенлекле санала”, – дип билгеләп үтте министр.

Эльмира Зарипова шулай ук узган ел республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өлкән яшьтәге татарстанлыларның яшәү шартларын өйрәнү буенча мониторинг оештырганын җиткерде. 2015 елда социаль хезмәткәрләрне 80 яшькә җиткән өлкәннәр кызыксындырган. Быел исә шундый ук эш дәвам итеп, 70 яше тулганнар буенча эшләгәннәр.

"Без өлкәннәрнең яшәү шартларын өйрәнәбез, алар чынлап та ялгызмы яисә балаларыннан аерым ялгыз яши генәме икәнен ачыклыйбыз. Балалары белән элемтәгә кереп, якын кешеләренең тәэмин ителеше белән кызыксынабыз", – дип аңлатты министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100