news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды

Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды.
 
Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде.
 
 
2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә калачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100