news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстанда 10 миллионнан артык кеше табибка электрон форматта чиратка язылган

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 30 процентка артык.

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). 2017 елда Татарстанда 10 миллионнан артык кеше табибка электрон форматта чиратка язылган. Бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.

“Без сәламәтлек саклау бердәм дәүләт мәгълүмат системасын үстерү буенча тагын бер адым ясарга тиешбез. Булган системаны модернизацияләп, алга таба аны җәелдерергә кирәк – табибка электрон язылу, электрон медицина картасы, медицина күрсәтмәләренең үзәк архивы – болар бүген актив җәелүче медицина юнәлешләре. Быел 9 ай эчендә 10,4 млн электрон форматта табибка язылу булган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 30 процентка диярлек артык”, – дип сөйләде Гадел Вафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100