news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Татарстан Президентының кереме 7,8 миллион сум тәшкил иткән

Узган елда Рөстәм Миңнехановның хатыны 137 миллион сумнан артык акча эшләгән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның декларацияләнгән кереме 7,8 миллион сум тәшкил иткән. Бүген республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановның 2017 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәрге чорда алган кереме 7 миллион 766 мең 776 сум 45 тиен тәшкил иткән, диде спикер.

Ул шулай ук узган елда Татарстан Президентының хатыны 137 миллион сумнан артык акча эшләве хакында хәбәр итте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot