news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Татарстан экологлары суның сыйфатын ешрак тикшерәчәк

Республикада Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында сулыкларны саклау өстенлекле юнәлеш булып тора.

2017 елда Татарстан экологлары суның сыйфатын ешрак тикшерәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). 2017 елда Татарстанда төбәк һәм җирле су объектларына контрольне көчәйтәчәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде. Быел Татарстан экологлары суның сыйфатын ешрак, айга бер тапкыр тикшерәчәк.

«2016 елда табигатьне саклау канунын бозу буенча 1735 факт ачыкланды.10 млн сумнан артык штраф салынды, – дип җиткерде баш дәүләт инспекторы. - Биредә елгаларга пычрак су агызу да, су объектларына юлны ябу да керә».

Татарстанда узган ел экологлар тарафыннан су объектларына  үтү юлларын чикләүдә 432 факт теркәлгән. Яр буйларындагы сулыкларга юлны япкан 365 төзелеш корылмасы сүтелгән, хәзерге вакытта 67 материал судта. «Татарстан Республикасында Экология елында төп бурычларның берсе– әлеге юнәлештә эшне дәвам итү», – дип билгеләп үтте Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot