news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстан экологиясенә 322,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр

Республика өчен федераль бюджеттан чыгымнарны каплауга бирелгән акчалар күләме сизелерлек арткан.

2017 елда Татарстан экологиясенә 322,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәкләр
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). 2017 елда Татарстанның табигатьне саклау чараларына федераль бюджеттан 322,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең йомгаклау коллегиясендә җиткерделәр.

Россиядә берьюлы берничә өстенлекле проектлар старт алды. Аларның максаты – әйләнә-тирә мохитка килгән зыянны бетерү. Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып «Чиста ил» өстенлекле проектына кушылды. Анда Россиянең 19 субъекты катнаша. Өстенлекле проектлар төбәкләрдә әйләнә-тирә мохитка булган экологик йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән. Татарстанда «Чиста ил» өстенлекле проекты кысаларында ике проект тормышка ашырылачак.

«“Калдыкларны бетереп күмү” пилот проектын эшләтеп җибәрү Казанда каты калдыкларны термик эшкәртү заводын төзүне һәм Буада нефть белән пычранып экологик зыян килгән объектларга рекультивация үткәрүне күздә тота», – дип сөйләде коллегия барышында Россия экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карамагындагы Федераль экологик совет сәркатибе, Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Сергей Фокин.

Ул хәзер проектның паспорты формалашуын һәм аның март аенда расланырга тиешлеген җиткерде.

2017 Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Татарстанда – Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы старт алды. Хәзер республикада тулы көчкә Казанда һәм Чаллыда урнашкан Самосыр һәм Тугай чүплекләрен рекультивацияләү эшләре бара. Самосыр чүплеген бетерү эше быел төгәлләнергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100