news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Татарстан дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга 86 миллиард сум акча тоткан

Бүгенге көндә Татарстанда 40 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртте РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

2017 елда Татарстан дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга 86 миллиард сум акча тоткан
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 86 миллиард сум акча бүленгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Татарстан дәүләт программаларында актив катнаша. Бүгенге көндә Татарстанда 40 программа гамәлгә ашырыла, дип искәртте депутат.

«2016 елда Татарстанда дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 72 миллиард сум акча бүленгән булса, 2017 елда инде ул 86 миллиардка җитте. 2018 елда да аның күләме артыр дип өметләнәм», - диде Илдар Гыйльметдинов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100