Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2017 елда Татарстан белән Бангладеш арасында товар алмашы 40 млн доллар булган
Үзара хезмәттәшлектә авыл хуҗалыгы, химия, фармацевтика һәм суднолар төзелеше перспективалы юнәлешләр булырга мөмкин, ди Бангладеш илчесе.
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Бангладеш арасында товар алмашы 40 млн доллар тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Бангладеш Халык Республикасының Россиядәге илчесе С. М. Сайфул Хок җиткерде.
“Татарстан белән безнең хезмәттәшлек энергетика өлкәсендә. “КЭР-Холдинг” фирмасы бар. Ул Бангладешта Советлар Союзы вакытында төзелгән электр станциясен реконструкцияләү буенча эшли. 40 млн доллар тирәсе. Мин киләчәктә 200 млн доллардан артыграк яңа электр станциясе булыр, дип уйлыйм. Бу Татарстанның Бангладеш белән турыдан-туры эшчәнлеге булачак”, - дип белдерде дипломат.
Татарстан һәм Бангладеш арасында хезмәттәшлектә авыл хуҗалыгы, химия, фармацевтика һәм суднолар төзелеше перспективалы юнәлешләр булырга мөмкин, дип өстәде Сайфул Хок. Дипломат фармацевтика продукциясе җитештерү буенча уртак оешма төзү мөмкинлеге булуын да җиткерде.
Бангладеш Республикасы илчесе Казанга рәсми сәфәр белән якшәмбе көнне кич килде. Дипломат Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашты һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында булды. Иртәгә илченең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз