news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Тарифлар буенча дәүләт комитеты бәяләр белән бәйле 8 мең карар кабул иткән

Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәлелеге 16,9 млрд сум тәшкил иткән.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елгы эшенә йомгак ясый. Әлеге комитет республика территориясендә 45 юнәлеш буенча тарифларны көйли. Төп юнәлешләр булып газ, электр һәм җылылык энергиясенә, суга, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә, транспорт хезмәтләренә, социаль һәм сәнәгатькә карамаган өлкә хезмәтләренә бәя һәм тарифларны билгеләү санала.

Комитет рәисе Марат Зарипов 2017 елда ведомство тарафыннан тарифлар белән бәйле 8 меңнән артык карар кабул ителгәнен билгеләп узды. Былтыр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча 129 меңгә якын төбәк стандартлары күрсәткечләре кабул ителгән. 913 муниципаль берәмлектә коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзгәртергә мөмкин булган чик индекслары расланган. Тарифлар билгеләгәндә Дәүләт комитеты оешмаларның бары тик икътисади яктан нигезле чыгымнары гына исәпкә алынган. Тарифларны дәүләт тарафыннан көйләүнең гомуми икътисади нәтиҗәлелеге 16,9 млрд сум тәшкил иткән. Ягъни, тарифлар белән бәйле карарлар кабул итүдә Дәүләт комитеты бәрабәренә оешмаларның чыгымнары шулкадәргә кими дигән сүз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100