news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда табигать бәла-казаларыннан килгән зыян 300 млрд доллардан арткан

2017 елда табигать бәла-казаларыннан килгән зыян 300 млрд доллардан арткан

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда табигать бәла-казаларыннан килгән зыян 306 млрд доллардан арткан. 2016 ел белән чагыштырганда, югалту 63 процентка зуррак, дип хәбәр итә Швейцариянең Swiss Re иминият компаниясе.

Swiss Re фикеренчә, стихияле бәла-казадан иң күбе Америка континенты зыян күргән, быел анда Харви, Ирма һәм Мария давыллары теркәлгән, Мексикада җир тетрәү, Калифорниядә урман янгыннары булган.

Зур зыян салынуга карамастан, катаклизмнар корбаннары саны арту теркәлмәгән, гомумән, алар  11 меңнән артык тәшкил иткән.

Харви, Ирма һәм Мария давылларыннан иминият түләүләре 93 млрд доллар тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot