Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елда Төркиядән күчемсез милек сатып алучы чит ил ватандашлары арткан
Төркиядән иң күп торак сатып алучы илләр арасында Россия Федерациясе дүртенче урында.
(Истанбул, 27 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Европа Берлегенә керү омтылышы нәтиҗәсендә, Төркия дәүләте 2012 елның 3 маенда чит ил ватандашларына күчемсез милек сатуны канунлаштырганнан соң, чит ил кешеләренә җир кишәрлекләре һәм йортлар сату көннән-көн арта бара. Быелның 11 аенда Төркия күләмендә 1 миллион 276 мең торак сатылган. Бу турыда “Хөррият” газетасы хәбәр итә.
Газета белдерүенчә, Төркиядән иң күп күчемсез милек сатып алучы илләр арасында Россия дүртенче урынны били. Беренче урында Гыйрак тора. Согуд Гарәбстаны һәм Кувейт икенче һәм өченче урыннарга ия. Әфганстан – бишенче урында. Гомум алганда, төрек туфракларыннан күчемсез милек сатып алучы илләр арасында мөселман дәүләтләренең күпчелекне тәшкил итә.
Төркиянең кояшлы, җылы диңгез ярларыннан иң күп торак сатып алучы 20 ил түбәндәгечә: Гыйрак – 3387, Согуд Гарәбстаны – 3074, Кувейт – 1540, Россия – 1202, Әфганстан – 976, Алмания – 679, Иран – 674, Мисыр – 520, Англия – 742, Азербайҗан – 851, Иордания – 439, Украина – 464, Йәмән – 343, Катар – 268, Палестина – 306, Швейцария – 372, Казахстан – 304, Норвегия – 253, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре – 369, Ливия – 164.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз