news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңләп фатир алды

Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды 2017 елда 530 мең квадрат метр торак тапшырды.

2017 елда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңләп фатир алды
Султан Исхаков, Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Юлия Ибраһимова). Узган ел Татарстанда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңнән артык фатир алды. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин җиткерде.

“Без узган ел 530 мең квадрат метр торак тапшырдык – бу Татарстан буенча 9,5 меңнән артык фатир. Шуларның 5,2 меңе социаль ипотека программасы буенча һәм 3,3 меңе — авария хәлендәге торактан күчүеләр өчен”, — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Хәзер Татарстанда 9 мең 387 гаилә (3 мең 975е Казанда) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар арасында 7 мең 662 гаилә (3 мең 884е Казанда) торакны социаль ипотека программасы буенча дәгъвалый ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100