news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда «Салават Күпере» микрорайонында 2,7 мең фатирлы 8 йорт файдалануга тапшырылган

Бүгенге көндә Татарстан республикасы Дәүләт торак фонды 1,7 мең фатирлы 31 объектта төзелеш эшләрен тәмамлаган.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Быел «Салават Күпере» микрорайонында 2 мең 74 фатирлы 8 йорт файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта, 425 фатирлы 11-3 һәм 10-3 нче, 340 фатирлы 11-5 нче һәм 102 фатирлы 12-2 нче йортлар да югары һәм уртача әзерлек дәрәҗәсендә. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгат Абдуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, ноябрь аенда Татарстанда берничә күпфатирлы йорт сафка бастыру күздә тотыла. Алар арасында «Салават Күпере» микрорайонындагы 10-1 нче йорт, Алабугадагы 60 фатирлы йорт, Чаллыдагы 194 фатирлы йорт, Аксубай бистәсендәге 24 фатирлы йорт, Әлмәтнең «Алсу» микрорайонындагы 120 фатирлы 8 һәм 10 нчы йортлар бар. Моннан тыш, Дәүләт торак фонды ноябрь аенда Түбән Камада 120 фатирлы 49-5 һәм 160 фатирлы 49-6 нчы йортлар, Баулыда 24 фатирлы йорт һәм Бөгелмәдә 38 фатирлы йортны файдалануга тапшырырга ниятли.

«Бүгенге көндә Татарстанда 1 мең 745 фатирлы 31 объектта төзелеш эшләре тәмамланган», – диде Тәлгат Абдуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100