news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда россиялеләр чүп-чар чыгарган өчен түли башлый

Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләрнең түләү кәгазьләрендә яңа графа - каты коммуналь калдыкларны (ТКО) җыйган һәм чыгарган өчен түләү пәйда булачак. Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән.

Хәзерге вакытта чүп-чар чыгару нормалаштырылмаган. Уртача ул торакның квадрат метрына 2 сум 50 тиен тирәсендә түләнә. Тарифларны идарә компанияләре билгели, дип хәбәр итә «Российская газета».

Яңа елдан тарифларны калдыклар белән эшләүче төбәк операторары билгеләргә тиеш булачак. Төбәктә бер шундый оператор сайлана, димәк, түләү дә бөтен кеше өчен бертөрле булачак.

Россиялеләр 2017 елның 1 гыйнвареннан чүп-чар чыгарган өчен күпме түлиячәкләр соң, дигән сорауга РФ Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской: «Бу хакта төбәк операторлары сайлангач сөйләшергә була. Сайлау процедурасы ачык — кемнең шартлары яхшырак, шул җиңә. Ә төбәкләргә тарифларны бер чама белән ТКОга мөрәҗәгать итеп билгеләргә була. Без чүп-чар чыгаруга бәя артырга тиеш дип санамыйбыз» дип җавап биргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100