news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Россиядә яшәүчеләр автомобильләргә 4,4 трлн сум акча сарыф иткән

Автомобильләргә иң күп акча Мәскәүдә (565 млрд) сарыф ителгән, икенче урында Санкт-Петербург (260 млрд сум), аннары - Новосибирск (52 млрд сум).

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). "Автостат" агентлыгы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 11 аенда яңа җиңел автомобильләр базары күләме 1,3 млн машина тәшкил иткән. Автомобильләрнең уртача бәясе 1,32 млн сум тәшкил иткән. Хисап елында кулланылышта булган машиналар базары күләме 2,7 трлн сум булган. Бу хакта “Российская газета” яза.

Безнең илдә 2017 елда кулланылышта булган автомобильнең уртача бәясе 554,3 мең сум тәшкил иткән.

Автомобильләр өчен иң күп акча Мәскәүдә (565 млрд) сарыф ителгән, икенче урында - Санкт-Петербург (260 млрд сум), аннары - Новосибирск (52 млрд сум).

Иң эре автобазарлар унлыгына Екатеринбург (44,6 млрд сум), Казан (42,5 млрд сум), Краснодар (42,4 млрд сум), Түбән Новгород (37,4 млрд сум), Самара (35,4 млрд сум), Ростов-на-Дону (32,4 млрд сум) һәм Красноярск (32,1 млрд сум) кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot