news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Россиядә рекордлы санда смартфон сатылган

Узган елга карата әлеге күрсәткеч 6 процентка арткан һәм 28,4 миллион данә тәшкил иткән.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә рекордлы санда смартфон (28,4 миллион данә) сатылган. Бу – узган елгыдан 6 процентка артыграк. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы МТС мобиль аппараты материалларына сылтама ясап хәбәр итә.

2017 елда ритейлерлар 386 миллиард сумлык смартфон саткан. Бу — узган елгы күрсәткечтән 17,3 процентка артыграк. Шул ук вакытта, бүген мобиль җайланманың уртача бәясе 13,6 мең сумга (узган ел – 12,3 мең) кадәр арткан.

Россия сатып алучылары арасында әле дә булса Samsung иң популяр бренд булып кала. Икенче урында - Apple iPhone, өченчедә - Huawei. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100