news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Россиядә инфляция дәрәҗәсе 2,5-2,6 процент тәшкил итәчәк

Финанс министры Антон Силуанов «Россия 24» теленканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда Россиядә инфляция дәрәҗәсе 2,5-2,6 процент тәшкил итәчәк. Финанс министры Антон Силуанов «Россия 24» теленканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Быел инфляция дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә, ул 2,5-2,6 процент тәшкил итәчәк. Бу – тарихи минимум», - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100