news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Россиядә бензин бәясе инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек арткан

Узган елда инфляция 2,5 процент тәшкил иткән.

2017 елда Россиядә бензин бәясе инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек арткан
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Росстат мәгълүматларына караганда, узган еның декабрендә Россиядә бензинга кулланучылар бәясе 1,4 процентка арткан, шул ук чорга кулланучылар бәясе индексы бары тик 0,4% тәшкил иткән. Бу хакта INTERFAX.RU яза.

Ноябрьдә бензин бәясе 0,4 процентка, октябрьдә - 0,2 процентка, сентябрьдә - 0,3 процентка, август һәм июльдә 0,2 шәр процентка арткан, ә июньдә бәяләр 1,1 процентка кадәр арткан.

2017 елда бензин 7,3 процентка арткан, бу инфляция темпыннан өч тапкыр диярлек артык. Узган елда инфляция 2,5 процент тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot