news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Россиядә 18 теракт булдырылмый калган

Федераль куркынычсызлык хезмәте шулай ук террорчыларның 56 оешма берәмлегенең эшчәнлегенә чик куйган.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Террорчылыкка каршы милли комитет рәисе, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников 2017 елда 61 террорчылык юнәлешендәге җинаять, шул исәптән 18 терактның булдырылмый калуы хакында белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Алынган мәгълүматны анализлау нәтиҗәләре халыкара террорчылык оешмалары лидерлары тарафыннан Россиянең төрле төбәкләрендә террор актлары оештыру омтылышларының саклануы турында сөйли, - диде Бортников. - Санкт-Петербург һәм Ханты-Манси автономияле округында кылынган террор актлары, террорчылык юнәлешендәге 61 җинаять, шул исәптән 18 терактка әзерлек стадиясендә чик кую да әлеге тенденцияне раслый».

Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы терактларның кеше күп җыела торган урыннарда һәм стратегик әһәмияткә ия объектларда әзерләнүен әйтте. Быел шулай ук 56 ячейка эшчәнлегенә чик куелды, дип өстәде Бортников.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, быел Россиядә 1 меңнән артык боевик кулга алынган, 78е юк ителгән.

Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы фикеренчә, боевиклар Сүрия территориясе террорчылардан азат ителгәннән соң үз эшчәнлекләрен дәвам итү юлларын эзли.

Террорчылык эшчәнлегендә катнашы булуда шикләнелгән 17,5 меңнән артык чит ил гражданы Россиягә кертелмәде, диде Александр Бортников.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100