news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Россия мәктәпләрендә тарих фәненнән яңа дәреслекләр кертеләчәк

Дәреслекләр мәктәпләрдә 2017-2018 уку елында ук булдырылачак, дип белдергән Россия мәгариф әм фән министры Ольга Васильева.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия мәктәпләренә тарих фәненнән яңа дәреслекләрне 2017 елда кертәчәк. Бу хакта “Укучылар күзе белән ХХI гасырда Россия тарихы” бөтенроссия конференциясендә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдергән, дип яза РИА “Новости”.

“2017-2018 уку елының 1 сентябреннән төбәкләрнең күбесендә укучылар яңа дәреслекләрдән шөгыльләнә башласын өчен, без булдыра алганча, барысын да эшләрбез. Бу безнең өчен бик әһәмиятле”, - дип белдергән Васильева.

2013 елда президент Владимир Путин Россия тарихыннан мәктәпләрдә русча яхшы телдә һәм эчке каршылыклардан азат ителгән бердәм дәрслекләр булдыру бурычын куйган иде. Шул уңайдан, ватан тарихы буенча яңа укыту-методик комплексның концепциясе эшләнгән һәм аның буенча фикер алышу үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100