Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2017 елда Роскомнадзор гаммәви мәгълүмат чараларына 353 мең сум штраф салган
Идарә хокук бозуларны бетерү турында 190 хат юллаган, административ хокук бозулар хакында 135 беркетмә төзегән.
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Диана Авакян). 2017 елда Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларына 353 мең сум күләмендә штраф салган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына әлеге ведомстводан.
Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телерадиотапшырулар өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе 2017 елда закон таләпләрен бозуның 371 очрагын ачыклаган. Идарә хокук бозуларны бетерү турында 190 хат юллаган, административ хокук бозулар хакында 135 беркетмә төзегән, алар буенча 353 мең сум күләмендә 48 штраф салынган, 40 кисәтү ясалган.
Аеруча еш очрый торган хокук бозулар арасында газета-журналлар чыгуга караган мәгълүматларны дөрес яки тулысынча күрсәтмәү, мәҗбүри нөсхәләрне аларны алучыларга җибәрү срогын бозу яки бөтенләй җибәрмәүне әйтеп үтәргә мөмкин. Теле- һәм радиоканаллар лицензиядә күрсәтелгән концепцияне үтәмәгән очраклар да бар, дип искәртәләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз