news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда республика мәгълүмат чараларына биреләсе акча күләме кими

Узган ел массакүләм мәгълүмат чараларына бюджеттан 1 млрд 182 млн сум акча бүлеп бирелгән булган

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары структурасына республика бюджетыннан 2017 елга биреләчәк акча күләме мәгълүм булды.

Киләсе елда Татарстан радио һәм телевидениесенә 588 млн сум, басма матбугат һәм нәшрияткә 550 млн сум, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы аппаратына 16 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте. Бу суммаларга тагын 5 юнәлештә гамәлгә ашырыла торган программалар өчен 24,7 млн сум акча өстәләчәк.

 Быел Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларына бюджеттан бүлеп бирелгән акча күләме 1 млрд 182  млн сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100