news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Әлмәт Россиянең стартап-башкаласы була

«Сколково» фондында белдерүләренчә, конкурста 208 шәһәр катнашкан. Әлмәт 4578 тавыш җыеп абсолют лидер булган.

(Мәскәү, 26 октябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). Бүген "Ачык иннновацияләр -2016" Мәскәү халыкара инновацион үсеш форумында "Россиянең стартап-башкаласы" өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Әлмәтне җиңүче дип игълан иттеләр.

«Сколково» фонды оештырган "Россиянең стартап-башкаласы" өчен тавыш бирү 24 октябрьдә тәмамланган. Быел конкурс беренче тапкыр уздырылган, әмма аны ел саен үткәрү планлаштырыла. Конкурсның максаты - төбәкләрдә технологик эшмәкәрлек культурасын үстерү, «Сколково» конкурсында катнашучыларның төбәк бизнесы белән партнерлыгы өчен яңа проектлар һәм яңа идеяләр эзләү.

«Сколково» фондында белдерүләренчә, конкурста 208 шәһәр катнашкан. Әлмәт 4578 тавыш җыеп абсолют лидер булган. Икенче урында Тольятти, аннары - Курск, Әстерхан, Казан, Калуга, Екатеринбург.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100