Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2017 елда казанлылар балаларына Аскольд, Эраст, Глафира һәм Данелия исемнәрен биргән
Киң таралган исемнәрдән Казанда Артем, Тимур, София һәм Диана булган.
(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). 2017 елда Казанда яңа туган балаларга бирелгән сирәк исемнәр арасында Аскольд, Эраст, Глафира һәм Данелия тора. Бу хакта Казан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина 2017елның беренче яртыеллыгы демографик йомгаклары һәм алга таба бурычлар докладында җиткерде.
Популяр исемнәрдән Казанда малайларга Кәрим, Артем, Тимур, Кирилл, Александр, Егор, Камил, Марк, Роман, Самир, Матвей кушканнар. Кызларга исә әти-әниләре София, Милана, Арина, Виктория, Елизавета, Анна, Диана, Валерия, Варвара, Ясминә исемнәрен сайлаган.
Казанлылар арасында балаларына сирәк яңгыраган исемнәр кушучылар да бар. Малайларга Аким, Аскольд, Җәмил, Лука, Марко Антонио, Тихон, Харис, Эраст кушсалар, кызларга — Адриана, Глафира, Данелия, Николь, Рада, Тереза, Зәрә, Ялинә исемнәре бирелгән. Казанда алты ай эчендә 10527 сабый туган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз