Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елда Казанга 2,7 миллион турист килгән
Гомумән алганда, Казанга беренче мәртәбә аяк баскан туристларның 77 проценты бирегә тагын килергә әзер.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Казанга 2,75 миллион турист килгән. Бу – 2016 елга караганда 10 процентка артыграк. ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова шул хакта хәбәр итте.
Узган елда Казанга 185 меңгә якын чит ил туристы килгән, диде ул. Аларның күбесен Кытай, Казахстан, Германия, Төркия һәм Чили гражданнары тәшкил иткән.
«Россия төбәкләрен алсак, Казанга туристлар нигездә Мәскәү, Санкт-Петербургтан, Свердловск, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән», – диде Санникова.
Гомумән алганда, Казанга беренче мәртәбә аяк баскан туристларның 77 проценты бирегә тагын килергә әзер. ТР Туризмны үстерү үзәге тикшеренүләреннән күренгәнчә, туристларның 55 процентка якыны Казанга ял көннәрендә килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз