news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Казанда алты балалар бакчасында капиталь ремонт ясалачак

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Казанда әле 18 мәктәптә капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева, Надия Шәйхетдинова). 2017 елда Татарстан башкаласында алты балалар бакчасында капиталь ремонт планлаштырыла. Бу хакта бүген Казан мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең “Казанның мәгариф системасы – белем бирү мөмкинлекләре мәйданы” дип аталган август киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җиткерде.

Конференция эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм башка җитәкчеләр катнашты.

И. Һадиуллин сөйләгәнчә, Президент программасы ярдәме белән Казан мәктәпләренең дүрттән өч өлешенә капиталь ремонт үткәрелгән. Татарстан районнарында балалар бакчаларын ремонтлау бара, ә Казанда әле 18 мәктәптә капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган. Моңа 400 млн сум акча таләп ителә.

Докладчы шулай ук паркны яңарту максатыннан Мәгариф һәм фән министрлыгында булган транспорт чараларыннан дүрт автобус бүленеп бирелүен, тагын коррекцион мәктәпләр өчен алты автобус җитмәвен белдерде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100