news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Казанда 800 мең квадрат метр торак төзеләчәк

Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарында йортлар азрак төзелә.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Үткән ел Казанда файдаланышка кертелгән торакның 58,4 проценты ике районга туры килә. 803 мең квадрат метр мәйдан алган күпфатирлы йортларның 470 меңе Совет һәм Идел буе районнарында төзелгән. Гомуми саннан башкаланың Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарына 2,9 процент кына туры килә. Бу хакта Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

“Россия буенча Казан торак белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә әйдәп баручы шәһәрләрнең берсе. Россиядә торак белән уртача тәэмин ителеш бер кешегә 24 квадрат метрга туры килә. Казанда исә бу сан 25,1 кв. метр тәшкил итә. 2035 елга тәэмин ителеш 31,1 “квадрат” булыр тиеш дип фаразлана. Бу Европа стандартларына туры килү дигән сүз. Моның өчен ел саен 700 – 800 мең квадрат метр торак төзергә кирәк”, – диде Азат Нигъмәтҗанов.

2017 елда Казанда файдаланышка 800 мең кв. метр торак кертеләчәк. Биектау районыннан читләшкән территорияләр һәм Казанның Лаеш һәм Яшел Үзән районнары белән чикләре шәһәрнең көнчыгышында яңа үсеш зоналары дип билгеләнгән. Бүген бу җирлектә аз катлы йортлар төзү буенча актив төзү эшләре башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100