Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2017 елда камералар Россия юлларында 83 млн кагыйдә бозу очрагы теркәгән
Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда видеокамералар Россия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Известия" яза.
«Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм күчмә комплекслар эше нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 61 миллион карар чыгарылса, 2017 елда инде аларның саны 83,2 миллионнан артып киткән. Бу – 2016 елның шул чорына караганда 36,4 процентка артыграк», - диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.
Ведомстводан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Россиядә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган 9 меңнән артык стационар һәм 3,8 мең күчмә комплекс бар. Алар ярдәмендә җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосадан хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу һ.б. кагыйдә бозу очраклары теркәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз