news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда "КАМАЗ" автомобильләр экспортын 4,8 процентка арттырырга ниятли

Компания мәгълүматларына караганда, соңгы берничә ел эчендә "КАМАЗ"экспорт юнәлешен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән ерак чил илләргә юнәлткән.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). 2017 елда "КАМАЗ" автомобильләр экспортын 4,8 процентка, 6,5 меңгә арттырырга ниятли, дип белдергән “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“2016 елда без экспортка 6,2 мең автомобиль җитештердек”, - дип белдергән ул Сочида үткән Россия инвестиция форумында.

Компания мәгълүматларына караганда, соңгы берничә ел эчендә "КАМАЗ"экспорт юнәлешен Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән ерак чил илләргә юнәлткән. 2015 елда машиналар Казахстан һәм Төрекмәнстанга, 2016 елда Вьетнам һәм Кубага җибәрелде, ә 2017 елда машиналар нигездә Вьетнамга чыгарылачак, дип белдергән компания башлыгы.

"Төп юнәлеш - Вьетнам, ләкин быел без Казахстан икътисады җайга салыныр дип өмет итәбез. Төрекмәнстан буенча да эш дәвам итәчәк. Без анда үткән ел 1,6 меңгә исәпләнгән зур контракт яптык. Төрекмәнстанда зур күләмле төзелеш эшләре дәвам итә. Анда инфраструктура булдырылу сәбәпле, без бу дәүләт белән дә эшнең дәвам итүенә өмет итәбез”, - дигән Когогин.

"КАМАЗ" дөньяда әйдәп баручы авыр йөк автомобильләрен җитештерүчеләр арасында 16 һәм дизель двигательләр чыгару күләме буенча дөньяда 8 урынны алып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100