news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Көнбатышка Россия нефте күбрәк чыгарылган

Саннарга күчергәндә, ул 238,7 миллион тоннага якын һәм 18 миллион тонна тәшкил иткән.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда Россия нефтен экспортлау күләме төрле сәүдә юнәлешләре буенча үзгәреш кичергән, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Ерак чит илләргә 2016 ел белән чагыштырганда углеводородлар 1,1 процентка күбрәк юнәлдерелгән, ә якын чит илләргә исә аның күләме 0,4 процентка кимегән.

Саннарга күчергәндә, ул 238,7 миллион тоннага якын һәм 18 миллион тонна тәшкил иткән.

2017 елның декабрендә Россиядән ерак чит илләргә тәүлек саен 4,5 миллион баррельгә якын чимал озатылган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 6,7 процентка кимрәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100