news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда инфляция 4 процент тәшкил итәргә мөмкин – Путин

Президент инфляцияне киметер өчен ил икътисадында барлык шартлар да бар, дип саный.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ермакова). Владимир Путин, Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, 2017 елда инфляция 4 процент тәшкил итәргә мөмкин, дип белдерде. Моның өчен икътисадта барлык шартлар да бар.

Путин белдергәнчә, Россиядә иң түбән инфляция 2011 елда булган, ул 6,1 процент тәшкил иткән.

“Быел кимрәк тә булуы ихтимал, димәк, киләсе елга без 4 процент күрсәткеченә ирешә алабыз”, – диде Владимир Путин.

Искә төшерик: бүген Кремльнең Георгий залында Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык юлламасы белән чыгыш ясады.

Чарада Россия төбәкләре җитәкчеләре, Югары һәм Конституция суды вәкилләре, РФ Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы вәкилләре катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100