news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда федераль милли сәясәт программасын финанслау кимеми, ә 600 миллион сумга арта

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов дәүләтнең милли сәясәт программасында өстенлек биреләчәк проектлар турында хәбәр итте.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Александр Третьяков). Россиядә бюджет киеренке булуга карамастан, дәүләтнең милли сәясәт программасын финанслау кимеми, ә 600 миллион сумга артачак. Бу хакта РИА «Новости» һәм «Татар-информ» агентлыгы арасында оештырылган телевизион күпер барышында РФ Дәүләт Думасында Милли эшләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Кайсыдыр юнәлешләрдә акчалар кимесә дә, әлеге программага (бәлкем ул яңа булгангадыр) быел 1,4 миллиард сум акча бүленде. 2017 елга әлеге программа кысаларында сигез юнәлешне тормышка ашыру максатыннан 2 миллиард сум планлаштырылды», – дип шәрехләде Россия парламенты вәкиле.

Илдар Гыйльметдинов Россия субъектларында төбәк программаларын, мәгариф программаларын финанслау, җирле аз санлы халыкларга ярдәм итү, милләтара багланышлар мониторингын үткәрү кебек проектларны өстенлекле дип билгеләп үтте. Шулай ук Дәүләт Думасы комитеты башлыгы мигрантларны адаптацияләү эшен көчәйтергә кирәклеген искәртте һәм Милләтләр эше буенча федераль агентлык вәкаләтләре киңәюен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100