news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда электрон рәвештә дәүләт хезмәтләренннән файдаланучылар 30 процент ташлама алачак

Халык арасында аеруча популяр саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзаная.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 2017 елда россиялеләр Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланган вакытта федераль хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасы түләгән вакытта ташлама алачак. Башкарма хакимият органнарының өчтән беренә түләүләр күләмен 30 процентка төшерү хокукы бирелә. Әлеге уңайдан Салым кодексына төзәтмәләрне РФ Дәүләт Думасы хуплаган инде. Бу хакта “Российская газета” яза.

Халык арасында аеруча попула саналган чит ил паспортын рәсмиләштерү яки автомобильне исәпкә кую кебек хезмәтләр арзанаер дип көтелә.

Дәүләт хезмәтләре бәясен физик затлар өчен генә түгел, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә киметәчәкләр. “Бу чара электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләре алуны популярлаштырыруга ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип белдергән басмага РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100