news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Дубайда беренче робот-полицейский пәйда булачак

Хәзер Дубайда полиция Google Glass технологиясен файдалана.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Дубай полициясе беренче роботны эшкә алырга планлаштыра. "Роботлар билгеле вазгыятьләрдә полиция эшен башкара ала" дип хәбәр итә полиция вәкиле. Бу хакта "Коммерсант" яза.

Хәзер Дубайда полиция Google Glass технологиясен файдалана, аның ярдәмендә хезмәткәрләр автомобиль номерлары буенча штрафлары түләнмәгән йөртүчеләрне ачыклый. Июльдә Дубайда 3D-печать, биоинженерия, робототехника һ.б. кебек алдынгы технологияләрне куллану буенча программа эшләтеп җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot