news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда депутатлар Татарстан икътисадына 89 млрд сум акча җәлеп итәргә булышкан

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм сенаторлардан Татарстанга федераль бюджеттан акча җәлеп итүдән канәгать.

2017 елда депутатлар Татарстан икътисадына 89 млрд сум акча җәлеп итәргә булышкан
Рамиль Гали

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларының республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү эшеннән һәм Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуыннан канәгать. Бу хакта ул журналистларга депутатлар белән кварталлык нәтиҗәләре буенча традицион киңәшмәдә җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин узган ел депутатлар белән октябрь аенда узган киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзалары эшләренең уңышына карап, киләсе киңәшмәдә кызыл яисә яшел папка белән каршы алачагын вәгъдә иткән иде.

“Бүген икътисад министры һәм эшче төркем җитәкчеләре тарафыннан ясалган анализ күрсәтүенчә, Татарстанның федераль программаларда катнашуы буенча федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән документларның ике яктан да формалашуы һәм имзалануы барлык эшче төркемнәрдә 100 процентка төгәлләнгән. Шулай итеп, әлеге этапта, бәхеткә, сары яисә кызыл карточканы күрсәтү мөмкинлеге юк”, - диде Татарстан парламенты башлыгы “Татар-информ” корреспондентына җавап биреп.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе әгәр дә федераль программалар 2018 ел шартларында да сакланса, Татарстан республика икътисадына акчаны узган елгыдан да ким җәлеп итми калмаячак.

“Санкцияләр басымына, структур һәм башка чикләүләргә, төбәкләр арасында федераль финанслануга көндәшлек көчәюгә карамастан, без республика икътисадына планлаштырылган бурычларны үти алдык. Биредә Федераль Җыендагы безнең вәкилләр саллы өлеш кертте”, - дип җиткерде киңәшмәдә Мөхәммәтшин.

Ул 2017 елда барлык эшче төркемнең актив катнашуы нәтиҗәсендә Татарстан икътисадына 89 млрд сум федераль акча җәлеп ителүен җиткерде. Бу 2016 ел белән чагыштырганда, 24 процентка артык.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзалары, шулай ук профильле комитетлар белән федераль акча җәлеп итүдә эш системалы көйләнгән. Татарстан федераль максатчан һәм дәүләт программаларында актив катнаша ала. Бу исә республикадагы программаларны тормышка ашыру өчен акча табуда өстәмә мөмкинлек булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе 2018 елда да бу юнәлештә эш баруын билгеләп узды. Быел Татарстан 62,9 млрд сум федераль акча алуга гариза биргән. Бүгенге көндә әлеге суммадан расланган лимит 61,9 млрд сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта спикер федераль программаларның нигездә Россия субъектлары финанслау шартларында кабул ителүен искәртте.

“Без, закон чыгаручылар, федераль үзәк тәкъдим иткән лимит кысаларында расланган барлык программалар буенча финанслауны карадык. Әлеге ресурс мөмкинлекләрне шактый ныгытып, модернизация вакытында һәм турыдан-туры татарстанлылар тормышы сыйфатында чагыла”, - диде ул.

Шушындый очрашулар парламентарийларның республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итүдә уртак традицион эш формасы. Россия Дәүләт Думасы профильле комитетлары функцияләре белән 17 эшче төркем булдырылган. Аларның һәркайсын кураторлык итүче депутат җитәкли, аңа Татарстан министрлык һәм ведомство вәкилләре керә. Эшче төркемнәргә гомуми җитәкчелек һәм координацион эшчәнлекне Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Бүгенге киңәшмәдә 17 эшче төркемнең дә вәкилләре чыгыш ясады. Алар аерым тармакларга республиканың күпме акча алуы турында сөйләде.

Очрашуны йомгаклаганда Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны һәм сенаторларны темпларны киметмичә, мөмкин булган барлык программаларда актив катнашырга һәм эшләргә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100