news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Чаллы табибларының уртача хезмәт хакы 45,5 мең сумны тәшкил иткән

Чаллы табибларының хезмәт хакы 2018 елда тагын да артачак, дип ышандырды шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев.

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). 2017 елда Чаллы табибларының уртача хезмәт хакы 45,5 мең сумны тәшкил иткән. Бу хакта “Челнинские Известия” хәбәр итә.

Автошәһәрдә шәфкать туташларының хезмәт хакы 25,3 мең сум булган. 2018 елда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы тагын да артачак, дип ышандырды шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot