news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда Чүпрәледә гаилә коручылар саны күп булган

Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Чүпрәледә 2017 елда 134 бала тууы теркәлгән.

 (Чүпрәле, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Туган як"). 2017 елда Чүпрәледә гаилә коручылар саны күп булган, дип яза җирле басма.

 Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Чүпрәледә 2017 елда 134 бала тууы теркәлгән, (2016 елда-175). Өйләнешәүчеләр саны үткән ел 86 булган. Бу 2016 ел белән чагыштырганда 19га артык. Аерылышучылар саны үткән ел бергә артып киткән, 2016 елда 34 гаилә таркалган булган.

Үткән елда 336 чүпрәле бакыйлыкка күчкән, 2016 елда бу сан 338 булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100