news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда бәйрәмнәр алдыннан Татарстанда 1,5 меңнән артык кеше бушлай юрист ярдәме алган

Узган елда республикада 139 адвокат дәүләт юридик ярдәмен бушлай күрсәтү системасында катнашкан.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Алия Җамалиева). 2017 елда бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр алдыннан 1,5 меңнән артык татарстанлыга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясендә идарә тармагы башлыгы Рөстәм Заһидуллин шул хакта хәбәр итте.

Заһидуллин сүзләренчә, узган елда республикада 139 адвокат дәүләт бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында катнашкан.

Утырыш материалларыннан күренгәнчә, 2017 елда адвокатлар тарафыннан бушлай 2781 хезмәт күрсәтелгән. 2016 елда ул берникадәр күбрәк – 3154 булган.

Юстиция министры билгеләп үткәнчә, узган елда бушлай юридик ярдәмнең аерым төрләрен күрсәткән өчен адвокатларның хезмәт хакы күләме арткан. Бу – татарстанлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтергә теләгән адвокатлар өчен өстәмә этәргеч булачак, дигән ышаныч белдерде ул.

Коллегиядә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100