news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 елда 232 мең 145 татарстанлы йортында капиталь ремонт булачак

Фәйзуллин сүзләренчә, капиталь ремонт программасын чынга ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд 346 млн 275,7 мең сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елда Татарстанда 232 мең 145 кеше яшәгән йортларга капиталь ремонт ясалачак . Барлыгы 6,2 млн кв. метр гомуми мәйданлы 991 күпфатирлы торак йортны яңартачаклар. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән.

Фәйзуллин сүзләренчә, капиталь ремонт программасын чынга ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд 346 млн 275,7 мең сум акча бүлеп бирелгән – бу программа өчен каралган Татарстан акчаларының гомуми күләменең 100 проценты. республиканың торак-коммуналь хуҗалык фонды җирле бюджеттан 1 млрд 65 млн 851 мең сум алган, бу тиешле финанс күләменең – 99,59 проценты.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры капиталь ремонт объектларын тикшерү турында да искәртте. Аның мәгълүматлары буенча, Татарстан Дәүләт торак фонды 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, 17сендә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100