news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2017 ел уңышы өчен районнарның күпме ашлама туплавы тәгаенләнде — исемлек

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң күп һәм иң аз күләмдә ашлама запасы туплаучылар исемлеген тәкъдим итте.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 ноябрьгә булган мәгълүматлары буенча, республикада 2017 ел уңышы өчен иң күп ашлама Тукай районында тупланган. Биредә, көзен кертелгән ашламаларны да исәпкә алып, гектарына 49,1 кг ашлама әзерләнгән. Сарман районында бу күрсәткеч 49 кг, Зәйдә 45 кг, Мөслимдә 26,7 кг, Буада 26,4 кг тәшкил итә.

Гомуми авырлыкка килгәндә, Тукай районында 3712,8 тонна, Сарманда 3845,9 тонна, Зәйдә 3323,9 тонна, Мөслимдә 2049,6 тонна, Буада 2468 тонна ашлама тупланган.

Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов сүзләренчә, ашламалар запасын 3 көндә тагын да арттырганнар һәм хәзер аның күләме 51,4 кг га кадәр җиткерелгән. “Бездә “Агросила-групп” оешмасы эшли һәм алар ашламаны технологик карталар нигезендә сатып ала. Көздән көзге уҗымга җитәрлек күләмдә ашлама кертелде. Хәзер язгы чәчү барышында кертеләчәк ашламаларны сатып алу бара. Ул быелгы чәчүдәге күләмнән дә ким булмас һәм якынча гектарына 90-95 кг тирәсе тәшкил итәр дип планлаштырабыз”, - диде Атлас Галиәхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.

Татарстанда ашламаның иң аз запасы Кама Тамагы районында тупланылган. Биредә барлыгы 303 тонна, ягъни гектарына 6,3 кг ашлама исәпләнә. Яңа Чишмә районында бу сан 7,6 кг, Әгерҗедә 7,7 кг, Аксубайда 9,2 кг, Бөгелмәдә 9,8 кг ашлама әзерләнгән.

Яңа Чишмәдә җлегә 632,9 тонна, Әгерҗедә 453,6 тонна, Аксубайда 645 тонна, Бөгелмәдә 608,2 тонна ашлама исәпләнә.

Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин билгеләп үткәнчә, район җирләренең 90 проценты “Ак Барс” холдингка бирелгән. “Шуңа да холдинг үз хуҗалыкларын ашлама белән тәэмин итмичә, безнең күрсәткечләр күтәрелми. Бу хакта сөйләшүләр булды. Алга таба “Ак Барс” компаниясе ашламалар белән тәэмин итү хакында сөйләшүләр алып бара. 1 гыйнварга район буенча гектарына 40 кг ашлама тупланыр дип планлаштырабыз. Язгы чәчү барышында бу күрсәткеч кимендә 65 кг булачак”, - диде Дилүс Гатауллин. Узган ел Әгерҗе җирләренә гектарына 22 кг ашлама кертелгән булган. Уңышның югары булмавын тармак вәкиле шуның белән бәйләп аңлатты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100