Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2017 ел Татарстанда терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елы булачак – Г.Вафин
Татарстанның сәламәтлек саклау министры өлкәннәрдә сөяк сыну очракларын кисәтү белән шөгыльләнү зарурлыгын билгеләп узды.
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 ел Татарстанда онкологик авыруларга каршы көрәш елы буларак узса, 2017 елны терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итәргә җыеналар. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.
“Бу мәсьәлә бик актуаль, чөнки бигрәк тә өлкән кешеләрдә сөяк сыну очракларын кисәтү белән җитди шөгыльләнү зарур. Мин шуны әйтә алам: бот сөяге муентыгына операция ясалган иң олы яшьтәге пациентка, ялгышмасам, 99 яшь иде. Мондый очракта дәвалау өчен операциядән башка бүтән төрле вариантлар юк. Безгә мондый сынуларның профилактикасы, остеопороз профилактикасы юнәлешендә эшләргә кирәк. Шулай ук, операцияләрнең технологияләрен камилләштерү зарур. Төбәктә уртача гомер озынлыгы арта, һәм без моңа әзер булырга тиеш”, – дип белдерде Гадел Вафин.
Министр әйтүенчә, халыкның физик активлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту бурычы тора. “Бүген елдан-ел эндопротезлау кебек операцияләр саны арта. Без халкыбыз өчен эндопротезлау үтемлелеген арттыру турында уйлыйбыз. Читкә дә җибәрәбез, республикада да күпсанлы операцияләр үткәрәбез. Әмма бу гына җитәрлек түгел, халык аралашып тора бит, әгәр кичә бу югары технологияле операция булса, бүген инде ул гади”, – диде ул.
Гадел Вафин кешеләрнең ялкынсынуга каршы препаратларны даими кулланудан читләшә баруын билгеләп узып, шунлыктан бу юнәлешнең актуаль булуын билгеләп узды. “Бу юнәлештә эшли башладык. Быел Иннополиста ачылган медицина үзәгендә дә терәк-хәрәкәт аппаратына 30 меңгә якын операция ясала. Бу авыруларның сыйфатлы тернәкләнү узуы мөһим. Иннополистагы үзәкнең ике каты тернәкләндерү юнәлешендә дәвалау бүлегенә бирелгән. Көн саен авыруларны махсус автобуста китереп, алар сеанслар уза. Ярты ел эчендә 350 гә якын кеше шундый дәвалану узды. Без халыкара тәҗрибәне дә өйрәнәбез, технологияләрне тагын да камилләштерәчәкбез”, – дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз